Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче  – “Татэнергосбыт”ААҖнең өстәмә сату хакын билгеләү турында” 16.12.2011 ел, №3-10/э ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында;

2. Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче  – “Татэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын килештерү турында;

3.Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче – “Оборонэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын билгеләү турында” 16.12.2011 ел, №3-9/э ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында;

4. Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүче – “Оборонэнергосбыт” ААҖнең өстәмә сату хакын килештерү турында.

5. ТРда халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) килештерү турында.

6. Кулланучыларга “Генерирлау компаниясе” ААҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

7. Кулланучыларга “Таттеплосбыт” ААҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

 Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы  утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International