Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

2. Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Зеленодол шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

3. Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында.

4. 2013 елга Татарстан Республикасының газлаштыру программасын финанслау максатында, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖнең газ бүлү челтәрләре аша газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифлар өчен махсус өстәмә күләмен билгеләү турында.

5. Татарстан Республикасында яшәүчеләргә көнкүреш ихтыяҗлары өчен сатыла торган сыекландырылган газга ваклап сату бәяләрен билгеләү турында.

6. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

7. “Комсервис-Теплоэнергетик” ҖЧҖ тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.

Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International