Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
2. Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Зеленодол шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
3. Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.
4. 2013 елга Татарстан Республикасының газлаштыру программасын финанслау максатында, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖнең газ бүлү челтәрләре аша газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифлар өчен махсус өстәмә күләмен килештерү турында.
5. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
6. Җылылык челтәрләре оешмалары өчен, катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
7. “Комсервис-Теплоэнергетик” ҖЧҖ тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.