Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2012 елның 14 декабре, җомга
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының  киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Кулланучыларга “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

2. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

3. “Энергоснаб” ҖЧҖ һәм “Челтәр компаниясе”ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.

4. Татарстан республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен  электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.

5. Татарстан Республикасы территориясендә электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ җитештерә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

6. Татарстан Республикасы территориясендә электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында “Генерирлау компаниясе” ААҖ электр станцияләре җитештерә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International