Россия Федерациясе Федераль тарифлар хезмәтенең бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында

2012 елның 14 декабре, җомга
 

Россия Федерациясе Федераль тарифлар хезмәте (Россия ФТХ), җайга салынулы оешмаларның Федераль тарифлар хезмәте Контроль-ревизия идарәсенә  бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү тәртибен аңлатуны сорап күп тапкырлар мөрәҗәгать итүләренә бәйле рәвештә, түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Россия ФТХ бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү буенча 2 (ике) дәүләт хезмәте күрсәтә.

1) Табигый монополияләр турында закон нигезендә җайга салынулы тарифларны (әлеге тарифларның тулы исемлеге “Табигый монополияләр турында” 17 август, 1995 ел, №147-ФЗ Федераль законның 4 статьясында китерелгән) билгеләү һәм куллануга бәйле бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү буенча;

2) җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салучы органнар, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары, җылылык энергиясен кулланучылар арасында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләрне (тарифлар) (бу тарифларның тулы исемлеге “Җылылык белән тәэмин итү турында” 27 июль, 2010 ел, №190-ФЗ Федераль законның 8 статьясындагы 1 бүлегендә китерелгән) билгеләүдә һәм куллануда килеп туган бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү буенча.

Россия ФТХ, бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү буенча югарыда күрсәтеп үтелгән ике хезмәт күрсәтүдән тыш, 2013 елның 1 гыйнварыннан 3 нче (өченче) дәүләт хезмәтен күрсәтә башлаячак: тарифларны җайга салучы органнар, кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) канализация хезмәтләре белән тәэмин итүче оешмалар һәм абонентлар арасында  кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) канализация хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә тарифлар (бу тарифларның тулы исемлеге “Су белән тәэмин итү һәм канализация турында” 7 декабрь, 2011 ел, №416-ФЗ Федераль законның 31 статьясында китерелгән) билгеләүдә һәм (яки) куллануда килеп туган бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү буенча.

Шул ук вакытта Россия ФТХ шуны аңлатып үтәргә тели: хәзерге вакытта җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салучы органнар, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары, җылылык энергиясен кулланучылар арасында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләрне (тарифлар) билгеләүдә һәм куллануда килеп туган бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү тәртибе генә закон нигезендә билгеләнмәгән.

Шул сәбәпле җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салучы органнар, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары, җылылык энергиясен кулланучылар арасында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләрне (тарифлар) билгеләүдә һәм куллануда килеп туган бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү Россия ФТХга алынган мондый бәхәсне судка кадәр карап тикшерү турында гариза һәм аңа кушып бирелгән материаллар (аларның исемлеген мөрәҗәгать итүче куйган таләпләренең нигезләнеше кысаларында билгели) нигезендә хәл ителә.

Хәзерге вакытта Россия ФТХга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салучы органнар, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары, җылылык энергиясен кулланучылар арасында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәяләрне (тарифлар) билгеләүдә һәм куллануда килеп туган бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү турында гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, дәүләт пошлинасын түләү таләп ителми (Россия Федерациясе салымнар һәм җыемнар турында законда билгеләнмәгән).

Хәзер шулай ук тарифларны җайга салучы органнар, кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) канализация хезмәтләре белән тәэмин итүче оешмалар һәм абонентлар арасында  кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) канализация хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә тарифларны билгеләүдә һәм куллануда килеп туган бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү өчен дә дәүләт пошлинасы билгеләнмәгән.

Югарыда атап үтелгән бәхәсләрдән аермалы буларак, Россия ФТХнең табигый монополияләр турында закон нигезендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) билгеләү һәм куллануга бәйле бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карар кабул итүе өчен Россия Федерациясе Салым кодексының 333.33 статьясындагы 1 пунктының 123 пунктчасы нигезендә мөрәҗәгать итүчеләрнең  100 000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә тиешлеге билгеләнгән.

Россия ФТХнең табигый монополияләр турында закон нигезендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) билгеләү һәм куллануга бәйле бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә карар кабул итүе өчен дәүләт пошлинасы түләүгә реквизитлар кызыксынулы затлар игътибарына Россия ФТХнең 18 апрель, 2012 ел, № ДС-3026/4 хаты белән җиткерелде.

Россия ФТХ тагын шуны да аңлатып үтә: бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү предметы булып мөрәҗәгать итүчеләрнең бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү турында гаризасында бәян ителгән таләпләре тора.

Таләпләр куйганда шуны истә тотарга кирәк: Россия ФТХ фәкать үз компетенциясе кысаларында гына аларны канәгатьләндерергә мөмкин.

Россия ФТХга бәхәсләрне судка кадәр карап тикшерү турында гариза белән мөрәҗәгать итүгә бәйле барлык мәсьәләләр буенча бәхәсләрне судка кадәр җайга салу бүлеге тарафыннан консультацияләр бирелә, шул исәптән шәхсән кабул ителгәндә, шулай ук телефон аша (495) 620-51-54) һәм электрон почта аша (spor@fstrf.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International