ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырышның көн тәртибенә кертелгән 2013–2015 елларга “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ инвестицион программасы карап тикшерелде. Экспертлар советы әгъзалары, Экспертлар советы әгъзаларының искәртүләре нигезендә, финанслау чаралары чыганакларын бераз үзгәртеп, “Казан җылылык челтәре компаниясе” ААҖ инвестицион программасын расларга тәкъдим итте.