Татарстанлылар «Цифрлы диктант»та катнашырга чакырыла

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Россиякүләм халык фронты, цифрлы грамоталылыкка мониторинг уздыру һәм «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты һәм «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру эшенә халыкны җәлеп итү максатларында «Цифрлы диктант» федераль проектын тормышка ашыра.

      Проект 2020 елның 28 нче мартыннан 11 нче апреленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә, ике яшь төркемендәге гражданнарны үз эченә ала: 14-18 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, һәм база интернет-программаларын белүгә тест, Интернет-сервисларны ориентлаштыру һәм куллану, компьютер грамоталылыгы, интернетта куркынычсызлык, халыкның санлы грамоталылыгын арттыру белән бәйле программаларны һәм проектларны җыю һәм анализлау өлешләреннән тора. Цифрлы грамоталылыкны билгеләү өчен онлайн-тестлар, шулай ук төбәкләрнең анда яшәүче халыкларның цифрлы грамоталылыгын арттыру проектлары һәм программалары турында мәгълүмат туплана торган цифрлы мөмкинлекләр картасы «Цифрлы диктант» сайтында урнаштырылган: https://цифровойдиктант.рф/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International