Инвестиция программаларын раслау һәм карау турында

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 5 маендагы 410 номерлы (алга таба – 410 номерлы карар), 2013 елның 29 июлендәге 641 номерлы (алга таба – 641 номерлы карар), 2016 елның 16 маендагы 424 номерлы (алга таба – 424 номерлы карар) карарлары нигезендә инвестиция программалары аны гамәлгә ашыра башлаган чорга кадәрге елда раслана. Шулай итеп, әгәр инвестиция программасы 2020 елда расланса, инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыру чоры 2021 елдан да иртәрәк башланырга тиеш түгел.

Концессия килешүен төзегән җайга салынулы оешманың инвестиция программасы концессия килешүе үз көченә кергән көннән башлап беренче елда инвестиция программасы проектын раслауга җибәргәннән соң 30 календарь көне узганчы Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы тарафыннан раслана.

Гамәлдәге законнарда җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын раслау буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары арасында вәкаләтләр бүлү күздә тотыла.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендәге 468 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмә нигезендә, Дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестиция программаларын раслау буенча җирле үзидарә органнары белән килештерү вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

410 номерлы карарның 20 пункты нигезендә җайга салынулы оешма (килешү төзегән концессионер) җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программасын Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органына (бу очракта – Дәүләт комитетына) раслауга узган ел өчен еллык бухгалтер балансын салым органнарына җибәргәннән соң (ягъни 2020 елның 15 апреленә кадәр) 15 календарь көне узганчы җибәрә.

Проектны әзерләгәндә тиешле җирлекләрне, шәһәр округларын җылылык белән тәэмин итү схемаларында чагылдырылганча гамәлгә ашырылуы максатка ярашлы булган чаралар инвестиция программасына кертелергә тиешлеген истә тотарга, шулай ук:

- 410 номерлы карар таләпләренә;

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыра торган оешманың Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2014 елның 13 августындагы 459/пр номерлы боерыгы белән расланган инвестиция программасы формасына;

- Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2020 елның 17 гыйнварындагы 6 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыра торган оешмаларның инвестиция программаларын раслау буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентына 3-8 нче кушымталар нигезендә инвестиция программасының өстәмә формасына таянып эш итәргә кирәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, инвестиция программаларын раслау буенча вәкаләтләр дәүләт хезмәтенә кертелгән.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсе

Кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне һәм (яки) ташландык суларны агызуны гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын раслау вәкаләте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендәге 313 номерлы карары белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына (алга таба – ТР Төзелеш министрлыгы) беркетелгән.

641 номерлы карар нигезендә, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция программасының проекты җайга салынулы оешманың (килешү төзегән концессионерның) инвестиция программасын эшләүгә техник йөкләмәсе нигезендә эшләнә. Техник йөкләмәне авыл җирлегенең (шәһәр округының) җирле үзидарә органы инвестиция программасының планлаштырыла торган гамәлдә булу срогыннан алдагы елның 1 нче мартына кадәр эшли һәм раслый.

Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, 2021 елга эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга инвестиция программаларын гамәлгә ашыру чыгымнарын кертергә планлаштырган җайга салынулы оешмаларга җирле үзидарә органы тарафыннан хупланган инвестиция программасы проектын Дәүләт комитетына килештерү өчен алдан ук җибәрергә кирәк. 2021 елга эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турындагы тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына тапшыру срогы – 2020 елның 1 маена кадәр.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә инвестиция программаларын раслау вәкаләте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендәге 313 номерлы карары белән ТР Төзелеш министрлыгына беркетелгән.

424 номерлы карар нигезендә җайга салынулы оешма яки җайга салынмый торган оешма инвестиция программасы проектын инвестиция программасы гамәлгә кергән беренче елдан алдагы елның 15 июленә кадәр Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органына карау өчен җибәрә.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, 2021 елга тарифларга инвестиция программаларын гамәлгә ашыру чыгымнарын кертергә планлаштырган җайга салынулы оешмаларга җирле үзидарә органы тарафыннан хупланган инвестиция программасы проектын Дәүләт комитетына килештерү өчен алдан ук җибәрергә кирәк. 2021 елга тарифлар билгеләү турында Дәүләт комитетына тәкъдимнәр тапшыру срогы – 2020 елның 1 сентябренә кадәр.

Күрсәтелгән сроклар каты коммуналь калдыкларны җыю, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру объектларын төзүне, реконструкцияләүне гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмага яки җайга салынмый торган оешмага, шул исәптән концессия килешүе, дәүләти-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык, инвестиция килешүе нигезендә, аларның инвестиция программалары ТР Төзелеш министрлыгына тапшырылган көннән башлап 20 эш көне эчендә вәкаләтле орган тарафыннан раслана.

Бер үк вакытта Дәүләт комитеты, инвестиция программаларын формалаштыруга иҗтимагый контрольлек тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 28 февралендәге ПУ-234 номерлы указы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Табигый монополия субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы (алга таба – Тармакара совет) төзелүе турында да хәбәр итә. Тармакара совет бурычларына, кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклауны да исәпкә алып, табигый монополия субъектларының инвестиция программалары проектларына бәяләмәләр әзерләү керә. Шулай итеп, инвестиция программасы проектының нөсхәсе җайга салынулы оешма тарафыннан Дәүләт комитетына һәм ТР Төзелеш министрлыгына тапшыру белән бер үк вакытта Тармакара советка да җибәрелә.

 Килеп туган сораулар буенча Дәүләт комитетының инвестиция программалары бүлегенә түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 2 218 262, (843) 2 218 281.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International