Дәүләт комитеты хезмәткәрләре чаңгы ярышларында катнашты

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Зеленодольск шәһәрендәге «Маяк» спорт комплексы базасында 2020 елгы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Дәүләт комитеты рәисе ярдәмчесе Карина Шәвәлиева, мәгълүмати-техник хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Марат Абайдуллин, инвестиция программалары бүлегенең әйдәп баручы консультанты Әлфия Заһретдинова, электр энергиясенә тарифларны җайга салу бүлегенең әйдәп баручы белгече Станислав Ермохин катнашты. Ир-атлар – 3 км, хатын-кызлар 1 км дистанция үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International