Коммуналь инфраструктурада закончалык

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында концессия килешүләрен төзү өчен кирәкле чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җирле үзидарә органнары белән эшлекле киңәшмәләр уза.

     Муниципаль районнарда концессия килешүләре кысаларында коммуналь инфраструктура объектларын тапшыру буенча "Юл картасы" эшләнгән һәм кабул ителгән. Әлеге килешүләрне су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү объектларын эксплуатацияләүче оешмаларга легитим рәвештә тапшыру өчен төзергә кирәк.

     Киңәшмәдә Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Буа, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Спас һәм Теләче муниципаль районнарының "Юл карта"ларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International