Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
(Биектау МР: “Казанский” ремонт-эксплуатация идарәсе” ААҖ филиалы; Алабуга МР: “Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ, “Алабуга Сөте” ААҖ; Ютазы МР: “Теплосервис” МУП; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Газ аппаратурасы заводы КВОТА” ҖЧҖ; “Энерготехника” челтәр компаниясе” ЯАҖ; “Казан төзелеш-сервис компаниясе” ҖЧҖ).
2. Татарстан Республикасы территориясендә электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерүче “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ электр станциясе җитештерә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.