Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында.
2. Түбән Кама “Шин” ААҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә (егәрлекне арттыру) технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.