Су белән тәэмин итү, канализация һәм ташландык суларны чистарту, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү), җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеген алып баручы оешмаларга мәгълүмат ачу зарурилыгы турында

2012 елның 1 декабре, шимбә
 

Су белән тәэмин итү, канализация һәм ташландык суларны чистарту, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү), җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеген алып баручы оешмалар тарафыннан 2013 елга тариф кампаниясе йомгаклары буенча халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматны ачу зарурилыгы турында

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2013 елга тарифны (өстәмә) билгеләү турында тиешле карар кабул ителгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча түбәндәге мәгълүматны ачу зарурилыгы турында искә төшерә:

– җайга салынулы товарларга һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәяләр (тарифлар) һәм бу бәяләргә (тарифлар) өстәмәләр турында;

– 2013 елга тарифларны һәм тарифларга өстәмәләрне билгеләгәндә исәпкә алынган җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында, төп җитештерү чыгымнары структурасын күрсәтеп (җайга салынулы эшчәнлек ягыннан), һәм инвестицион программалар турында;

– җайга салынулы товарларны җибәрүгә һәм (яки) җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүгә нигез итеп алынган шартлар турында;

– технологик, техник чараларны һәм коммуналь инфраструктура системасына тоташу белән бәйле башка чараларны үтәү тәртибе турында.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының  җайга салынулы эшчәнлек турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу, шулай ук мәгълүматны тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә.

 

Җайга салынулы оешмалар исеменә мәгълүмати хат.

“Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан салкын су белән тәэмин итү, канализация һәм (яки) ташландык суларны чистарту, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) өлкәләрендә халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматны ачу формаларын раслау турында” 15.05.2012 ел, №140 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы  

“Оешмалар тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү өлкәсендә халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматны ачу формаларын раслау турында” 15.05.2012 ел, №141 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы

Мәгълүмат ачу формалары. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International