Казан шәһәрендә муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарының халык белән очрашулары уза. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары Лилия Борисова, Лариса Хәбибуллина, Сергей Павлов һәм рәиснең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илвира Шакирҗанова 23 нче, 113 нче, 91 нче, 33 нче, 77 нче номерлы гомуми урта мәктәп биналарында узган гражданнар җыеннарында катнашты.
Казанның шәһәр Думасы депутатлары һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре шәһәрлеләргә социаль программаларны гамәлгә ашыру, 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Лилия Борисова, Лариса Хәбибуллина, Сергей Павлов һәм Илвира Шакирҗанова үз компетенциясе кысаларында район халкының сорауларына җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт комитетында "Кайнар линия" эшли. (843)221-82-51 телефоны аша сорау юлларга була (бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш). Һәр сишәмбе, алдан язылу буенча, рәис һәм рәис урынбасарлары гражданнарны шәхсән кабул итә. Язылу гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә башкарыла: 212 нче кабинет яки әлеге телефоннар буенча: (843) 2218251, 2218252.
Моннан тыш, сорауны Дәүләт комитетының Instagram, Facebook, ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә "Татарстан тарифлары" бергәлегендә дә бирергә мөмкин.