Баланс комиссияләренең чираттагы утырышлары

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе эше дәвам итә, аның төп максаты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча кабул ителгән тариф карарлары йогынтысын бәяләүдән гыйбарәт. Җайга салынулы оешмалар тарафыннан тапшырылган материалларга объектив һәм һәр яклап анализ ясау өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Сәнәгать министрлыгы, "Газпром межрегионгаз Казань", "Татэнергосбыт" АҖ белгечләре җәлеп ителгән. Уздырылган баланс комиссияләре буенча барлык материаллар Дәүләт комитетының рәсми сайтында, "Баланс комиссиясе" бүлегендә урнаштырылган.

     Баланс комиссияләре эше расланган график буенча дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International