Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Түбән Кама “Шин” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә (егәрлекне арттыру) технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
2. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
3.Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.
4. 2013 елга Татарстан Республикасында торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүнең төбәк стандартлары турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.