Эшче штаб утырышы узды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында эшче штабның чираттагы утырышы булды.

    Штаб утырышында эшкуарлар белән очрашу узды. Төп темалар булып, аларның мөрәҗәгатьләре һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе торды. Аксубай, Чүпрәле, Тәтеш, Теләче, Ютазы муниципаль районнарының каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International