2020 елның 3 февралендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты баланс комиссиясенең беренче утырышы булды. Әлки, Әтнә, Кайбыч, Теләче, Чирмешән муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, электр энергиясе белән тәэмин итү өлкәсендә 8 оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.
Баланс комиссиясенең максаты – кабул ителгән тариф карарларының хезмәт күрсәтүче предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йогынтысы. Баланс комиссиясенең бурычы – тариф күләмендә расланган параметрларның чынбарлыктагыларына туры килү-килмәвен ачыклау. Әгәр расланган параметрлардан тайпылыш 10%ка күбрәк булса, оешмага расланган күрсәткечләрдән тайпылуның объектив сәбәпләрен күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, тариф билгеләгәндә оешма су яки җылылыкны югалту 13% дип раслаган, ди, ә чынлыкта әлеге югалтулар 20%тан артык.
Баланс комиссиясе утырышында ачыкланган төп кисәтүләр эксплуатацияләнә торган объектларга хокук билгели торган, тиешенчә рәсмиләштерелгән документларның булмавына бәйле, алар беркетмәдә теркәләчәк һәм башкарма комитетларга һәм оешмаларга җиткереләчәк.
Баланс комиссияләре эшенең нәтиҗәсе булып хезмәт күрсәтүчеләрнең эшчәнлеген, чыгымнарын һәм керемнәрен төгәл планлаштыру, моннан тыш, табышны максатчан файдалану торачак. Әйтик, котельня ремонты тарифка кертелгән булып, шул ук вакытта алынган керемнәр хезмәткәрләргә премия түләүгә юнәлдерелгән булырга мөмкин.
Предприятиеләр оешма эксплуатацияли торган объектлар буенча оешма эшчәнлеге белән таныштыру өчен фото һәм видеохисап тапшыра.
Баланс комиссияләренең эше дәвам итәчәк.