Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2012 елның 23 ноябре, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында.

2. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International