Александр Груничев: ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына сатып алулар вакытында хокук бозулар турындагы эшләрне карау хокукын бирергә кирәк

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең "2019 елда Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге һәм 2020 елга планнары турында" йомгаклау утырышында катнашты. 

     Александр Груничев "Татарстан Республикасында тарифларны җайга салуда сатып алулар турындагы законнарны куллану практикасы" дигән доклад белән чыгыш ясады.

      Дәүләт комитеты рәисе үз чыгышында закон белән җайга салуда кайбер проблемалар булуын билгеләп үтте.

        "Дәүләткә сатып алу вакытында бәя һәрчакта да шактый кимеми, шул ук вакытта тискәре тенденция дә бар – контрактның башлангыч максималь бәясе күбрәк булган саен, гариза бирүчеләр саны азрак һәм, шуңа бәйле рәвештә, башлангыч бәя дә кими", – диде Александр Груничев.

      Дәүләт комитеты рәисе фикеренчә, контрактның башлангыч максималь бәясен теләсә ничек киметү икътисадый яктан нигезләнгән булырга тиеш. Әйтик тәкъдим ителгән бәягә тиешенчә хезмәт күрсәтеп, товар китертү мөмкинлеге булмаган эшчәнлек өлкәләре бар, мәсәлән, оргтехника белән тәэмин итү, саклау, урып-җыю.

      Дәүләт комитеты рәисе фикеренчә, юридик затларның аерым төрләре тарафыннан сатып алулар турындагы гамәлдәге законнарда кайбер җитешсезлекләр бар, алар, "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы федераль законга кертелгән үзгәрешләргә карамастан, сатып алуларның ачык һәм үтә күренмәле системасы үсешенә комачаулык тудыра.

     Александр Груничев Дәүләт комитетына өстәмә функцияләр кирәклеген билгеләп үтте. Җайга салынулы оешмалар тәкъдим иткән документларны анализлау вакытында "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында"гы федераль закон таләпләрен бозу очраклары ачыклана. Әмма Дәүләт комитетының мондый хокук бозуларга юл куйган оешмаларны административ җаваплылыкка тарту вәкаләтләре юк.

      "Бәян ителгәннәрдән чыгып, дәүләт тарафыннан җайга салына торган бәяләр (тарифлар) өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыручы органнарга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.32.3 статьясы буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә һәм административ хокук бозулар турында эшләрне карарга хокук бирү зарур дип саныйбыз", – диде Александр Груничев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International