22 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2019 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында" темасына коллегия утырышы булды.
Ведомствоның эшчәнлек нәтиҗәләре турында төп доклад белән Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев чыгыш ясады.
Александр Груничев үзенең чыгышында мәктәптә туклану бәясе темасын да кузгатты. "Дәүләт комитеты белем бирү учреждениеләрендә туклануга өстәмә бәяләрне, ягъни төшке ашның ахрыгы хакын түгел, ә ризык бәясенең гади кулланучы аның дөрес кулланылганмы, юкмы икәнлеген белә дә алмаячак бер өлешен генә җайга сала. Без, әлбәттә, бәяләрне билгеләү буенча методик күрсәтмәләрне эшләдек, ләкин бухгалтерия документларын карамыйча гына моны эшләп булмый", – дип ассызыклады Александр Груничев.
Туклануның ахыргы бәясенең ачык һәм һәркем өчен мөмкинлекле булырлык итеп формалаштырылуын тәэмин итү максатында, Дәүләт комитеты рәисе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына уку йортларында туклану бәяләренә иҗтимагый контрольлекне гамәлгә кертергә тәкъдим итте.
Александр Груничев билгеләп үткәнчә, бюджет учреждениеләрендә күрсәтелә торган медицина хезмәтләренә бәяләрне җайга салуны кертергә кирәк. "Без барыбыз да, ашыгыч рәвештә кирәк булса, түләүле медицина хезмәтеннән файдаланабыз. Бу хезмәтләр түләүсез хезмәт күрсәтелә торган шул ук дәүләт учреждениеләрендә һәм шундый ук җиһазларда күрсәтелә. Әлеге хезмәтләрне күрсәтү өчен бәя билгеләү эше ачык түгел", – диде Дәүләт комитеты рәисе.
Александр Груничев түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне җайга салуны кертергә һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына дәүләт учреждениеләре буенча тәкъдимнәр кертергә тәкъдим итте.