ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты электр энергиясенә тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифларның үзгәрүен аңлата

2012 елның 2 декабре, якшәмбе
 

2012 елның 1 ноябреннән халык өчен электр энергиясенә тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән  тарифның үзгәрүе элек кабул ителгән тарифны электр энергетикасы турында Россия Федерациясе законына туры китерү зарурилыгы белән бәйле.

Моннан элегрәк кабул ителгән электр энергиясенә тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән  тарифлар Федераль тарифлар хезмәтенең 06.08.2004 ел, №20-э/2 боерыгы белән расланган Ваклап сату (куллану) базарында электр (җылылык)  энергиясенә җайга салынулы тарифлар һәм бәяләрне исәпләү буенча методик күрсәтмәләр таләпләрен санга сукмыйча билгеләнгән (бу таләпләр “көн” зонасы тарифын бер ставкалы тарифтан югарырак дәрәҗәдә билгеләүне күздә тота).

Шул рәвешле Дәүләт комитетының “Татарстан Республикасында халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында” 28.09.2012 ел, №3-10/э карары нигезендә, гамәлдәге законны санга сукмау юкка чыгарылды.

2012 елга электр энергиясенә бер ставкалы тариф Федераль тарифлар хезмәтенең 06.08.2004 ел, №20-э/2 боерыгы белән расланган Ваклап сату (куллану) базарында электр (җылылык)  энергиясенә җайга салынулы тарифлар һәм бәяләрне исәпләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә билгеләнгәнлектән,  бу тарифны үзгәртү таләп ителмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International