Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2012 елның 16 ноябре, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга “Бөгелмә аграр колледжы” СПО ГАОУ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифны билгеләү турында.

2. 2013 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре буенча уртача, су белән тәэмин итү һәм канализация өлкәсендә хезмәт күрсәтүче коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларга өстәмәләрдән чыгып, су белән тәэмин итү һәм канализация өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә билгеләнгән тарифларны ихтимал үзгәртүнең максималь дәрәҗәдәге чик индексларын билгеләү турында.

3. Коммуналь комплекс оешмалары (81 оешма) товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International