ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында тарифларны җайга салу мәсьәләләре тикшерелде

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында ТР Дәүләт Советының “Россия гражданнарына уңайлы һәм очсызлы торак” өстенлекле илкүләм программасын тормышка ашыруга контрольлек итү комитеты белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының уртак күчмә утырышы булып узды.

Табигый монополияләрне һәм коммуналь комплекс оешмаларын дәүләти җайга салу темасы көн тәртибендәге беренче һәм төп мәсьәләгә әйләнде. Әлеге тема буенча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе Марат Зарипов чыгыш ясады. Аралаш субсидияләүнең бетерелүе сәбәпле гражданнарга субсидияләр бирүнең барышы турында  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде.

Күчмә комиссия утырышында шулай ук “Россия гражданнарына уңайлы һәм очсызлы торак” өстенлекле илкүләм программасын тормышка ашыру, “Экономия классындагы торак төзү өчен, шулай ук мондый торакны төзү максатында комплекслы төстә үзләштерү өчен билгеле бер вакытка бушлай яки арендага бирелгән Торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү федераль фондының җир кишәрлекләрендә төзелгән яки төзелә торган экономия классындагы торак сатып алуга хокуклы гражданнар исемлекләрен формалаштыру кагыйдәләре, гражданнарны бу исемлекләргә кертү тәртибе һәм чираты турында” №4424-4 ТР законы проекты буенча фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International