Яңа ел белән!

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

       Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! 

       Кремль курантлары сукканда без узып баручы елга йомгак ясыйбыз һәм яңа планнар корып, яңа өметләр баглап Яңа елга аяк басабыз.  Якынлашып килүче 2020 ел алга таба да уңышларга һәм казанышларга юлдаш булсын. Иң авыр проблемаларны хәл итеп, иң кыю хыяллар чынга ашсын.

     Иминлек, бәхет, уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телим сезгә.  Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз һәрвакыт янәшә булсын. Һәр йортта тынычлык һәм татулык, игелек булсын, үзара аңлашу, муллык, мәхәббәт, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек телим!

    Яңа ел котлы булсын! Яңа бәхетләр белән!

 

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы

Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе                       А.С. Груничев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International