Тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифлар федераль законга туры китерелде

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
 

Дәүләт комитетының 28.09.2012 ел, №3-10/э карары нигезендә, “Татарстан Республикасында халык һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында” 25.11.2011 ел, №3-8/э  карарына үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифлар федераль законга туры китерелде.

Электр энергетикасы өлкәсендә тарифларны дәүләти җайга салу буенча гамәлдәге закон нигезендә, халык өчен электр энергиясенә тарифларның бер үк вакытта өч вариантта – бер ставкалы тариф һәм тәүлекнең ике зонасы (пик, төнге зоналар) һәм тәүлекнең өч зонасы (пик, ярымпик, төнге зоналар)  буенча дифференциацияләнгән тарифларның билгеләнүен исегезгә төшерик.

Хәзер шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар газ плитәләре белән тәэмин ителгән йортларда яшәүче халык һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар төркеме өчен тәүлекнең ике зонасы (пик, төнге зоналар) буенча дифференциацияләнгән  электр энергиясенә тарифлар кВт/сәг өчен 2сум 81 тиен күләмендә, төнге тариф– кВт/сәг өчен 1 сум 89 тиен күләмендә билгеләнде. Халыкның әлеге төркеме өчен бер ставкалы тариф кВт/сәг өчен 2 сум 57 тиен тәшкил итә.

Авыл торак пунктларында яшәүче ике тарифлы счетчикларга ия булган гражданнар көндез электр уты кулланганга кВт/сәг өчен 1,97 шәр сум һәм төнлә - кВт/сәг өчен 1,32 шәр сум түлиячәк.

Шулай ук шәһәр торак пунктларында билгеләнгән тәртиптә стационар электр плитәләре һәм  (яки) электр җылыткычлары белән тәэмин ителгән йортларда яшәүче гражданнарга  дә тариф  пик зонасында (көндез) кВт/сәг өчен 1,97 сум һәм төнлә - кВт/сәг өчен 1 сум 32 тиен булачак.

Тәүлекнең өч зонасы   буенча дифференциацияләнгән тариф куллану мөмкинлеге дә бар.

Кулланучылар тарифны мөстәкыйль сайлап ала.

Бу хакта тәфсиллерәк  мәгълүмат белән “Татарстан Республикасында халык һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында” 25.11.2011 ел, №3-8/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты  карарына тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифлар ягыннан үзгәрешләр кертүгә кагылышлы аңлатмада танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International