Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, каты коммуналь калдыкларны чыгаруга тариф күләменә карата гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны кими.
Бу хакта Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев 2019 елның 17 декабрендә "Экология" илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләренә багышланган "Чиста ил" форум-күргәзмәсенең пленар сессиясендә хәбәр итте.
Ведомство шулай ук каты коммуналь калдыкларны тиешле күләмдә урнаштыру урыннарын тәэмин итү өчен чаралар күргән һәм төбәкләр аларны 2023 елның 1 гыйнварына кадәр гадиләштерелгән схема буенча вакытлыча куллану мөмкинлегенә ия булган.
Тулырак мәгълүмат: https://fas.gov.ru/news/29140