Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәлә каралды:
Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районында хосусый эшмәкәрләр И.С.Карионов, И.И.Галимов, Н.Т.Мәрдәнова, Л.И.Худан, И.Д.Алиев тарафыннан гомуми файдаланудагы шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде. Ул, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.