2019 елның 30 ноябрендә РФ Хөкүмәте тарафыннан Россиянең МФХ эшләгән карар1 кабул ителгән, ул кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системасында кайнар суга бер компонентлы тарифны формалаштыру тәртибен тулыландыра.
Карар элек регламентлаштырылмаган бер компонентлы тарифны исәпләү кагыйдәләрен дә билгели. Ул кайнар суның 1 куб. метрына исәпләгәндә тарифларны җайга салу органы тарафыннан билгеләнәчәк һәм 1 куб. метр салкын су бәясен һәм аны җылытуга чыгымнарны үз эченә алачак. Шулай итеп, Хөкүмәт тарафыннан кайнар суга ике компонентлы тарифны да, бер компонентлы тарифны да билгеләү мөмкинлеге регламентланган.
1"Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 маендагы 406 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында" 30.11.2019 ел, № 1549 РФ Хөкүмәте карары
Чыганак: Россия МФХ