Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2012 елның 2 ноябре, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында  Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Россия Федерациясе Оборона министрлыгының капиталь төзелеш заказчысы идарәсе” Федераль казна предприятиесе филиалы – “Үзәк хәрби округының капиталь төзелеш заказчысы  төбәк идарәсе” (10 катлы торак йорт, түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Оренбург тракты, КВВКУ хәрби шәһәрчеге территориясе)  энергия кабул итү җайланмаларын “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне билгеләү турында.

2. “Мирас” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне билгеләү турында.

3. “Елабужский Водоканал” МУП товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International