ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Россия Федерациясе Оборона министрлыгының капиталь тљзелеш заказчысы идарәсе” Федераль казна предприятиесе филиалы – “Үзәк хәрби округының капиталь тљзелеш заказчысы  тљбәк идарәсе” (10 катлы торак йорт, түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Оренбург тракты, КВВКУ хәрби шәһәрчеге территориясе)  энергия кабул итү җайланмаларын “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыру љчен түләүне килештерү турында.

2. “Мирас” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру љчен түләүне килештерү турында.

3. Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.

4. “Елабужский Водоканал” МУП товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.

5. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International