2012 елның 26 ноябрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты киңәшмәләр залында Татарстан Республикасында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү љлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы тљрләрен хәл кылучы оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советының эшлекле киңәшмәсе уздырылды. Экспертлар советы составына дәүләт хакимияте органнары һәм ТР оешмалары вәкилләре керә.
Кљн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү љлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы тљрләрен хәл кылучы оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы (алга таба – Экспертлар советы) секретарен сайлау.
2. Экспертлар советы утырышында карап тикшерелергә тиешле инвестицион программаларга карата таләпләрне билгеләү.
3. Экспертлар советы секретаре тарафыннан Экспертлар советы әгъзаларына утырышка кимендә 10 кљн кала җибәрелергә тиешле документлар тљрләрен һәм исемлеген билгеләү.
4. Экспертлар советы карарларын кабул итү тәртибе.