ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының идарә утырышы булды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе җылылык, эчәргә яраклы су, су һәм юынтык суларны транспортлауга, шулай ук республиканың су белән тәэмин итү һәм юынтык су агызу челтәрләренә технологик тоташтыру өчен тарифлар карады.

Идарә утырышында җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм юынтык су агызу, шулай ук җылылык белән тәэмин итү, юынтык су агызу һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы җайга салынулы оешмалар өчен 2020 елга озак сроклы, шулай ук берьеллык тарифларга үзгәрешләр кертү турында 69 мәсьәлә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International