Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районының Менделеев ш. гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
2. Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районында гомуми файдаланудагы шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
3. Алабуга ш. гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
4. Кулланучыларга “Тљзелеш иҗат командасы -2000” ҖЧҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифны билгеләү турында.
5. “Коркачык челтәрләре” ҖЧҖ товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүенә тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул итте. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.