Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2012 елның 26 октябре, җомга
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

“Коркачык челтәрләре” ҖЧҖ товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүенә тарифларны килештерү турында;

коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International