ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясе утырышы

2012 елның 23 октябре, сишәмбе
 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районының Менделеев ш. гомуми файдаланудагы шәџәр автомобиль транспортында  пассажирлар џәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;

Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районында гомуми файдаланудагы шәџәр яны автомобиль транспортында  пассажирлар џәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;

Алабуга ш. гомуми файдаланудагы шәџәр автомобиль транспортында  пассажирлар џәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;

кулланучыларга “Тљзелеш иҗат командасы -2000” ҖЧҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифны килештерү турында;

кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында:

коммуналь комплекс оешмалары товарларына џәм хезмәтләр күрсәтүенә тарифларны килештерү турында.

Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы  утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International