2019 елның 4-6 декабрендә Мәскәү шәһәрендә торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренең ел саен уздырыла торган XV Бөтенроссия форумы узачак.
Эш программасы кысаларында фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:
* 2035 елга кадәр ТКХ үсеш стратегиясе;
• тармакны цифрлаштыру;
• өстәмә финанслау чыганаклары;
• онлайн-кассалар;
• каты коммуналь калдыклар белән эш итү тәртибе;
• җылылык өчен түләү исәпләү формулалары;
• ТКХ оешмалары өчен суд практикасы;
• түләмәүчеләр белән эш;
• шартнамәчел мөнәсәбәтләр;
• исәпләү приборлары;
• КР, СОИ;
• капиталь ремонт;
• лифт һәм газ җиһазлары;
• тариф сәясәте;
• лицензия контроле;
• ОССП;
• технологик тоташтыру;
• иртәнге бизнес ашы;
• идарәче оешмалар һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар өчен бизнес-кейслар;
• "Сорау-җавап" сессияләре.
Чарада чыгыш ясау өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре, "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга теләктәшлек фонды" ДК вәкилләре, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, тармакның эксперт-практиклары чакырылачак.
Түбәндәге сылтама аша семинар турында тулырак мәгълүмат һәм чараның программасын күчертеп алырга мөмкин: "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы.