Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы экспертлар советының кичә, 28нче октябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында узган утырышында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы өч җайга салынулы оешманың инвестиция программасын кабул итте.
2018-2022 елларга "Казэнерго" АҖнең инвестиция программасыннан инженерлык челтәрләренә тоташтыруга түләү хисабына финанслана торган чаралар төшереп калдырылды.
"Татэнерго" АҖнең инвестпрограммасы предприятие тарифта гражданнар өчен түләүнең чик индексын 3,4%тан арттырмас дигән шарт белән кабул ителде.
"ТГК-16" ААҖнең 2019-2023 елларга исәпләнгән инвестпрограммасы өстәмә эшләп бетерү өчен кире җибәрелде.