Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булып узды

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 кулланучыларга “Казанькомпрессормаш” ААҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында;

Татарстан Республикасының башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре каршындагы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә сатыла торган продукциягә өстәмә хакларның максималь дәрәҗәдә чик күләмнәрен   билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International