“2012 елда тарифларны җайга салуның башлангыч йомгаклары һәм 2013 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары” Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе материаллары

2012 елның 10 октябре, чәршәмбе

2012 елның 4-5 октябрендә Федераль тарифлар хезмәте Краснодар крае хакимияте ярдәмендә Сочи шәһәрендә “2012 елда тарифларны җайга салуның башлангыч йомгаклары һәм 2013 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары” дигән темага Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе уздырды.

Семинар-киңәшмәдә федераль министрлыклар, Россия Федерациясе субъектларының хакимиятләре вәкилләре, Россия Федерациясе субъектларының тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, табигый монополияләр субъектлары, челтәр оешмалары, энергия һәм газ белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре, электр энергиясен җитештерүчеләр, электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүчеләр, энергия сату буенча бәйсез компанияләр, эксперт оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында электр энергиясенә (егәрлек) күпләп һәм ваклап сату базарларында бәя булдыру мәсьәләләре; коммуналь комплекс һәм җылылык белән тәэмин итү оешмалары эшчәнлегендә тарифлар булдыру; газ тармагында тарифлар булдыруны камилләштерү мәсьәләләре; транспортны җайга салу өлкәсендә тарифлар булдыруның актуаль мәсьәләләре; тарифларны дәүләти җайга салу процесслары белән идарә итү системасын үстерү; тарифларны җайга салуда мәгълүмати технологияләрне үстерү мәсьәләләре карап тикшерелде.

 

Докладлар һәм чыгышлар белән Россия Федераль тарифлар хезмәте сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International