Укучыларга компьютерлар бүләк иттек

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Лаешның №2 урта мәктәбенә оргтехника: 10 компьютер, 8 принтер һәм 5 күбәйтү аппараты бүләк итте. Яңа гына сатып алынган булмауларына карамастан, компьютерларның, гомумән оргтехниканың барысы да яхшы эшли. Укучылар алардан компьютер классларында информатика дәресләрендә рәхәтләнеп файдалана алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International