Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында, Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, Дәүләт комитеты ветераннарын хөрмәтләү булды. Комитетта көзен әнә шундый очрашулар үткәрү инде күптән традициягә әйләнде.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Лилия Борисова, бәйрәм очрашуын ачып, залга җыелган кунакларга сәламләү сүзләре җиткерде.Ул, республика дәүләти җайга салу хезмәтен булдыру һәм үстерүдәге саллы өлешләре өчен, ветераннарыбызга җылы рәхмәт сүзләре белдерде. Шуннан соң өлкәннәргә Дәүләт комитетының эш йомгаклары турында видеофильм күрсәтелде. Соңыннан кунаклар бәйрәм табыны янына җыелып, үзләренең хезмәт елларын сагына-сагына, бер-берсе белән якыннан аралашу мөмкинлеге алды. Чара вакытында ветераннар истәлеккә фотога төште. Аларның һәркайсына чәчәкләр, бүләкләр өләшенде.