ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Борисова мамадышлылар белән очрашты

2019 елның 4 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында, Мамадыш районының "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узган "Түгәрәк өстәл"дә катнашты.

Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләндерүдә булган өлкән буын вәкилләре белән мәгълүмати-консультатив очрашуда шулай ук Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Хуҗаҗанов, Мамадыш районындагы Пенсия фонды идарәсе башлыгы Шамил Хәсәнов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе баш белгече Энҗе Мөбарәкҗанова, республика матди ярдәм үзәгенең 27 нче район бүлекчәсе директоры Гөлназ Тәхәвиева һәм "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе җитәкчесе Гөлнара Давыдова катнашты.

"Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге пациентлары беренчеләрдән булып пенсионерларга һәм инвалидларга социаль ярдәм чаралары турында белде, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм тулы консультацияләр ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International