Яңа белемнәр, һичшиксез, алга таба эштә ярдәм итәчәк

2019 елның 4 октябре, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында нәтиҗәләр ясап, тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырып, стажировка сессиясе тәмамланды.

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының биш белгече 2 көн дәвамында, 2 нче һәм 3 нче октябрьдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында стажировка узды, элек алган теоретик белемнәрен практикада беркетте.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән берлектә оештырылган стажировка сессиясе стажерларны җайга салу ведомствосы эшчәнлеге белән таныштыруга, көндәлек эштә тарифларны җайга салу мәсьәләләрен хәл иткәндә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшендә барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән иде.

Стажировка сессиясенә йомгак ясаганда барлык укучылар да стажировканы оештыруга уңай бәя бирде, Дәүләт комитеты белгечләренә реаль бурычларны хәл итү барышында алган белемнәре өчен рәхмәт белдерде, практик дәресләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Стажерлар бәяләвенчә, Дәүләт комитеты аларга якынайган, хәзер төбәк икътисадында һәм социаль өлкәдә җайга салучының роле аңлаешлырак. Дәүләт комитеты белгечләре белән урнаштырылган элемтәләр, бары тик ике көндә генә булса да стажировка барышында алынган тәҗрибә, алар фикеренчә, һичшиксез, аларга алдагы эштә ярдәм итәчәк.

Чара ахырында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова стажировкада катнашучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International