Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ветераннары Иске Казан музей-тыюлыгына барды.
Чараны оештыручылар музей буенча кызыклы экскурсия, шулай ук халык һөнәрчелеге буенча мастер-класс әзерләде, анда чара кунаклары түбәтәй тегәргә өйрәнде.
Энергияле әби-бабайлардан торган җирле үзешчәннәрнең татар һәм рус телләрендәге концерт номерлары тамашачыларны үзенең дәртле җырлары һәм такмаклары белән җанландырып җибәрде.
Биектау районының тарихи урынына бару сокландырды һәм әлеге очрашуда катнашкан кунаклар хәтерендә якты тәэсирләр калдырды.
Чарадан алынган фотоларны монда карарга була.