Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында квалификация күтәрү кысаларында республика ведомстволары һәм муниципаль хакимият органнары дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре стажировкага кереште.
Стажировка сессиясен ачып, Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова стажерлар белән таныштырды, ведомствоның нинди тарифларны җайга салуы турында сөйләде. Шул ук вакытта Дәүләт комитетында оештырылган практик юнәлешле дәресләрнең укучыларны гына түгел, ведомство белгечләрен дә белем белән баетуына басым ясады. Ул стажировканың җайга салучы белән муниципаль районнарның үзара хезмәттәшлеге барышында килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Стажерларны сәламләп, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром, хәзер 2020 тариф кампаниясенең иң кызган чоры, дип ассызыклады. Тариф заявкаларына эксперт бәя бирү, коммуналь хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр белән аралашу тәҗрибәсе, һичшиксез, алдагы эштә стажировка узучыларга кирәк булачак.
"Бу, иң беренче чиратта, гамәли күнекмәләр алуга юнәлтелгән стандарт булмаган уку формасы, – дип билгеләп үтте стажерларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәткәрләрен һөнәри үстерү секторы мөдире Андрей Беденьгов. – Сезгә бәхет елмайды: Республика Хөкүмәте Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеген югары бәяли. Ведомствоның стажировка мәйданчыгы үрнәк булып танылды".
Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелегенә стажировка оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, уку нәтиҗәләре буенча кире элемтә ничек җайга салынуга түбәндәге укыту циклларының тыгызлыгы бәйле.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкасы ике көн дәвам итәчәк. Уку нәтиҗәләре буенча фикер алышу булачак.