Александр Груничев: "Сезгә – горурланыр, ә безгә өйрәнер өчен җирлек бар!"

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле өлкән буын кешеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары! Кадерле әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар, хөрмәтле остазлар!

Халыкара өлкәннәр көнендә сезнең сабыр һәм кайгыртучан нигездә Россиянең һәм Татарстанның бүгенге тарихын иҗат итүчеләргә тапшырылып бара торган хезмәтегез, зирәклегегез һәм белемегез өчен иң җылы, ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Календарьдагы бу көн үзенчәлекле. Бу көн – буыннар бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы символы, заманнар бәйләнеше символы.

Сез төрле вакыйгаларга тулган озын гомер кичердегез. Сез илнең чәчәк атуы хакына намуслы һәм күп хезмәт куйдыгыз, һәм безнең бурыч — сезнең хезмәт җимешләрегезне саклап калу һәм арттыру, иҗади эшләрне лаеклы дәвам иттерүчеләр тәрбияләү.

Без сезнең белән, Ватан данын арттырган буын вәкилләре белән, сугыш авырлыгын намус белән күтәреп, илне хәрабәләрдән күтәргән, фидакарь хезмәте белән аның абруен ныгыткан буын вәкилләре белән горурланабыз.

Сезгә – горурланыр, ә безгә өйрәнер өчен җирлек бар!

Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер, җан тынычлыгы, бетмәс-төкәнмәс энергия, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның җылысын, мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим! Бәхет һәм иминлек сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International