Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булып узды

2012 елның 28 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасында Дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Яңа Чишмә саласында гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

 

Коммуналь комплекс оешмалары (Әгерҗе МР: “Теплосбыт” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Татарстан Республикасы Ипотека агентлыгы” ААҖ; Мамадыш МР: “ВАМИН Татарстан ААҖ филиалы – “Мамадыш сыр-май комбинаты”) товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында.

 

“Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында” 23 декабрь, 2011 ел, №3-13/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану хакында.

 

“Татарстан Республикасында халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында” 25 ноябрь, 2011 ел, №3-8/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

 

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International