ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе

 Кичә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Яңа Чишмә саласында гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.

Коммуналь комплекс оешмалары (Әгерҗе МР: “Теплосбыт” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Татарстан Республикасы Ипотека агентлыгы” ААҖ; Мамадыш МР: “ВАМИН Татарстан ААҖ филиалы – “Мамадыш сыр-май комбинаты”) товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International