Татарстанда ТКХ киткән чыгымнар – илдә иң түбәне

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

РИА Новости заказы буенча РИА Рейтинг тарафыннан төзелгән рейтинг мәгълүматларына караганда, Татарстан халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә уртача хезмәт хакының 7,1%ын тота.

Тикшерү күрсәткәнчә, Россия гаиләләрендә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өлеше хезмәт хакының 4,6-15% кадәр, төрлечә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, бу максатларга иң аз акча Алтайда (аена 2374 сум – абсолют чагылышта), Дагыстанда (эшләгән акчаның 4,6%ы, яки аена 2445 сум) һәм Ингушетиядә (4,8%) сарыф ителә.

Рейтинг лидерлары белән бер тирдә: Хакасия (7,1%), Татарстан (7,1%), Чечня (7,2%) һәм Забайкалье (7,3%).

Камчаткада торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә барыннан күбрәк түлиләр икән, аена 15% яки 9,7 мең сумнан артык, шулай ук Магадан өлкәсендә (14%) һәм Ямал-Ненец автономияле округында (13,5%) да аз түгел.

РИА Новости экспертлары фикеренчә, рейтингта төбәкләр позицияләренә ТКХ тарифлары һәм гражданнарның керемнәре, табигый-географик факторлар, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өлеше йогынты ясый.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ике тапкыр — 1 гыйнвардан һәм 1 июльдән үзгәрде. Татарстанда гамәлгә ашырылган һәр үзгәреш, РФ Хөкүмәтенең 15.11.2018 ел, № 2490-р боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы өчен коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар түләвен үстерү индексларын арттырмады. 2019 елның 1 гыйнварыннан ул 1,7% тәшкил итә, 2019 елның 1 июленнән 3%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International